Кемдер кайнанасыннан зарлана, кемдер – киленнән, кемдер – иреннән… Ә Сәрия (исемен шулай дип куям) үз әнисеннән зарлана. Үзе әни бит инде, әмма әнисе турында, чит кеше кебек, яратмыйча сөйли ул.
«Минем шәһәр читендә үз йортыбыз белән яшәү турындагы хыялымны әни җимерде.
Без үз өебездә яшәү турында озак хыялландык. Аннары тәвәккәлләдек. Фатирыбызны саттык, үзебезгә ошаган йортны алдык. Акчабыз җитәрлек булмаса да, ипотека алып, хыялланган йортыбызга күченә алдык. Шуннан соң тормыш бераз җайланып китте: ирем әйбәт эштә эшли башлады, олы кызым колледжга укырга керде, кече кызым әйбәт гимназиягә урнашты. Мин эшкә урнашмыйча тордым: өйдә тәртип урнаштырасы, күп эшлисе, балаларны төрле җирләргә – бассейн, түгәрәкләргә йөртәсе бар иде.
Эшегез күп, дип, әни килде. Без аны башта кунакка гына дип уйлаган идек. Чыннан да башта аның ярдәме кирәк иде, кече кызымны төрле җирләргә йөртте, аның белән шөгыльләнә башлады. Әнинең болай эшләве минем өчен бераз сәер булды: чөнки ул гомер буе кече сеңлемне генә яратты, аңа гына игътибар күрсәтте. Аны гына яратуын ул ачыктан-ачык әйтә иде: «Сине яшь чагымда тудырдым, сеңлеңне исә өлгергән, аңлы яшьтә яратып, үземә дип алып кайтып, яратып тәрбияләдем», – ди иде. Балачактан бирле шул сүзләрен ишетеп үстем, яшь чакта авыр иде, аннары да май булып ятмады билгеле бу сүзләр, әмма үткәреп җибәрергә тырыша идем.
Сеңлем чыннан да иркәләнеп үсте. Аңа бөтенесе дә – киемнәре дә, уенчыклары да, наз да җитәрлек булды, әмма мондый тәрбия аңа файдага булмады. Ул яшь чагында күп егетләр белән йөрде, әмма берсе дә аңа өйләнмәде. Ул йөреп бала тапты, аны әнигә кайтарып куйды, әни шуны үстерде. Эшеннән китеп, бөтен тырышлыгын шул оныгын тәрбияләргә бирде. Ә сеңлем үзен генә уйлады. Әти белән әни, аңа булсын дип, яңа фатир алып бирделәр. Мин мондый ярдәмне беркайчан да күрмәдем. Мин гомерем буе бер тиен дә сорамадым, алар да, кирәкме, дип сорамадылар. Миңа «ирең бар, син үзең эшли аласың» диделәр. Ә сеңлем, имеш, берьялгызы, аңа кирәк.
Бер ел элек әти үлде. Хәзер сеңлемнең баласы үсте, колледжда укый, әни ялгыз калды. Ул безгә килгәч, аны җылы каршыладык, балаларның бүлмәсенә урнаштырдык. Кызларыбызга, бу – вакытлыча гына, әбиегез тиздән кире китәчәк, дип аңлаттык. Әмма берничә көннән соң балалар протест белдерә башладылар: башта әбиләренең каты гырлавына зарландылар, аннары аларга үз тәртипләрен кертә башлаганына. Аның белән бер бүлмәдә яши алмагач, үзен генә калдырып чыгып киттеләр. Зур өебездә үзебезгә урын җитми башлады. Кызлар залда яши. Алар: «Шуның өчен киттекмени без фатирдан?» – диләр.
Аннары ул безнең гаиләгә үз тәртипләрен кертә башлады. Мин аннан баш тарта алмыйм, ләкин шул ук вакытта аның безнең белән яшәве гаилә өчен зыянлы икәнлеген дә күрәм.
Әни минем ирем белән дә араларны бозарга мөмкин, чөнки ул гел өйрәтә, кисәтүләр ясый. Барысы да ул әйткәнчә булырга тиеш. Мин үземнең яраткан гаиләмне югалтырга теләмим, ләкин әнине дә туктата алмыйм. Кызлар әбиләренә каршы дәгъваны ачыктан-ачык әйтә. Ирем әле әйтми. Әмма ул эштән өйгә соң кайта башлады, ял көннәрендә дә өйдән чыгып китү юлын эзли. Ул караңгы чырайлы йөри. Без элек гел бергә ял итә идек, хәзер кая гына барсак та, әни ияреп чыга. Мине калдырмагыз, дип кенә тора. Шуңа күрә ирем беркая да бармый башлады. Ул йокларга гына кайта.
Ә мин үзем бөтенләй югалып калдым: тормыш шулкадәр авырлашты, кычкырып җибәрәсе килә. Без хәзер бөтенебез бергә, интим як турында оныттык инде. Чөнки әни барысын күзәтеп тора, һәрвакыт кемгә дә булса ризасызлык белдерә, һәр нәрсәдә үзенекен куярга тырыша. «Кич тавышлар ишетелде, нәрсә булды ул?» – дип сорый. Бу кадәр басымнан хәтта күзләрем тартыша башлады. Кызлар: «Әби кайчан китәчәк, элеккечә яшәп булачакмы?» – дип сорый.
Хәзер әни бөтенләйгә бездә калачагын әйтте. Бактың исә, ул инде барысын алдан планлаштырган булган. Ул өен сатарга уйлый. «Монда рәхәт, монда урын күп, җимешем дә күченеп килә ала, кызыма кысан», – ди. «Җимешем» дигәне – сеңлемнең кызы.
Йортын сатса, ул гомергә бездә кала дигән сүз. Без дә ипотека түләп торабыз, аны калдырып чыгып китәргә дә мөмкинлек юк. Шулкадәр тырышып булдырганны калдыра да алмыйм. Калдырам дисәм, ниләр ишетәчәгемне дә беләм: ул мине соңгы сүзләр әйтеп сүгәчәк. Мин аңа каршы тора алмыйм.
Менә шундый хәлләр бездә. Минем гаиләм таркала, әнине дә чыгарып җибәрә алмыйм. Минем урында сез нәрсә эшләр идегез?»
чыганак: https://intertat.tatar/news/ani-gailabezne-tarkata-5868671 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday