Тәмәке төпче аркасында хатыны һәм ике яшьлек кызы янып үлгән

Гаилә башлыгы үзе, нык пешкән хәлдә, хастаханәгә озатылган.

Берничә көн элек Брянск өлкәсенең Карачев шәһәрендә бик зур фаҗига булган. Янгында берьюлы ике кешенең гомере өзелгән.

Бер катлы йорттагы фатирда тәмәке төпчегеннән чыккан янгынны сүндерү өчен 24 коткаручыны җәлеп итәргә туры килгән. Ут 250 квадрат метр мәйданга таралган. Янгында тәмәке төпчеген сүндермичә ташлаган ирнең 31 яшьлек хатыны һәм 2 яшьлек кызы һәлак булган. Үзе – 36 яшьлек гаилә башлыгы нык пешкән хәлдә хастаханәгә озатылган.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/dvuhletnyaya-doch-i-zhena-sgoreli-pri-pozhare-iz-za-nepotushennoj-sigarety-otcza

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле