Россия спортчысы ярышлар вакытында суга батып үлгән

Санкт-Петербургтан триатлон буенча спорт остасы Елена Смирнова Испаниянең Барселона шәһәрендә “Ironman” – триатлон буенча ярышлар вакытында суга батып үлгән. 

Ведомство хәбәренә караганда, 41 яшьлек спортчы хатын-кыз, бата башлагач, ярышларны оештыручыларга ярдәм кирәклеге турында сигналлар бирә башлаган. Аны тиз генә судан чыгарып, җирле хастаханәгә озатканнар. Әмма үлем тырнагыннан коткарып кала алмаганнар.

“Мәетне ачып карау 4 ел буе мондый ярышларда катнашкан тәҗрибәле спортчының ни сәбәпле үлүе турында төгәл нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирәчәк. Россия Триатлон федерациясе һәлак булган спортчының якыннары, Европа һәм Бөтендөнья триатлон федерацияләре белән элемтәгә керде. Һәлак булган спортчының гаиләсенә кирәкле барлык ярдәм күрсәтеләчәк”, – диелгән хәбәрдә.

Белнең белешмә: “Ironman” – Бөтендөнья триатлон корпорациясе үткәреп килә торган, озын дистанциягә триатлон буенча ярышлар сериясе. Спортчыларга 3,8 чакрымга йөзәргә, шуннан соң 180 чакрымга велосипедта узышырга һәм 42 чакрымга йөгерергә кирәк. Быел ярышларда 3 меңнән артыграк спортчы катнашкан.

чыганак: https://www.gazeta.ru/sport/2024/10/07/19874569.shtml

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле