Татарстанда беренче кар кайчан төшәчәк?

Бу атнада Татарстанның төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарында бераз җепшек кар яварга мөмкин.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр иткән.

«Безнең төбәктә беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эри. Республикада тотрыклы кар катламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята. Октябрь ахырында кар яткан яки, киресенчә, декабрь башында кар яумаган еллар да булды», — дип сөйләде ул.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, аномаль җылылык тиз арада салкыннар белән алмаша, ә ял көннәрендә бөтенләй аномаль салкын һава көтелә.

чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/gidrometcentr-tatarstana-rasskazal-kogda-vypadet-pervyi-sneg-5960691

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле