Үсмер кыз ике сеңлесен ник үтергән?

Якынча версия буенча, Тольяттида ике нәни сеңлесен үтергән кыз әнисен үги атасыннан аерырга теләгән. Ир белән хатын гел талашып торган, үсмер кыз анасының бу ир белән татуланышуын теләмәгән. Шуңа күрә ул сеңелләрен үтергән. 

Шулай итеп, өйдә әнисе белән үги әтисе талашканнан туйган үсмер кыз үги атасының ике нәни кызының гомерен өзә. Мәрхүмә сабыйлар ир-атның алдагы никахында туган.

Лиза Чайкина урамындагы фатирда 4 бала яши. 2 һәм 5 яшьлек бертуган кызлар – алар Юрийның беренче хатыныннан. 13 яшьлек Лиза һәм аның сеңлесе – әниләре Иринаның беренче никахында туган. Лизаның үзе әтисе махсус хәрби операциядә.

Телеграм-канал Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Лиза үги атасын яратмый. Ир белән хатын талашып торгач, үсмер кыз анасын бу ирдән китәргә үгетли. Ләкин хатын аерылышмый.

Фаҗига булган көнне ир белән хатын полициядә була. Чираттагы талаштан соң, Лизаның анасы иренә дәгъва белдереп, фатирга законсыз үтеп керү турында гариза яза, шуңа күрә аларны полициягә чакыралар.

Шул вакытта 13 яшьлек Лиза ике нәни кызны пычак кадап үтерә, мәетләрен балконга чыгара һәм паркка чыгып китә. Мәетләрне Лизаның үз сеңлесе таба. Башта ул кызлар качышлы уйный дип уйлый, аннары кан күрә һәм ата-анасына хәбәр итә.

Сорау алганнан соң, Лизаны психоневрология диспансерына алып киткәннәр, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://t.me/bazabazon/31967

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле