Элвин Грей хастаханәгә эләккән…

Элвин Грей (Радик Юльякшин) хастаханәгә эләккән. 

Элвин Грей сүзләренчә, ул суык тидергән һәм аның аңкау бизе шешкән. Шуңа да җырчы тулысынча тикшеренү узарга булган.

«Тулы чек-ап узарга булдым, анализлар тапшырырга. Менә палатада утырам, ашаттылар, ЭКГ ясадылар. Кыскасы, мин ел саен тикшеренергә, бөтен анализларны баштанаяк тапшырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Организмда бернинди дә чирләр булмасын. Һава торышы алдалый хәзер, үзегезне саклагыз», – дип, артист барлык язылучыларына да сәламәтлек теләгән.

чыганак: https://intertat.tatar/news/elvin-grei-xastaxanaga-elakkan-5868894

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле