Татарстанда автобуслар белән авариядә 2 кеше үлде, 9 кеше…

Минзәлә янында автобуслар бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган, тугыз кеше зыян күргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, М7 трассасының 1105нче чакрымында «КамАЗ» автобусы йөртүчесе сулга борылганда юл бирмәгән һәм Yutong автобусы белән бәрелешкән.

«КамАЗ» автобусының ике пассажиры урында ук үлгән, машина йөртүче һәм тагын сигез пассажир зыян күргән. Урында автоинспекторлар эшли.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecke-eslar-ministrlygy-tatarstanda-avtobuslar-belan-avariyada-2-kese-ulde-9-kese-imgande-5894592

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле