Кайвакытта таракта күпләп чәч җыела. Нишләргә соң?
Кайвакытта карасаң, идән тулы чәч була. Ни өчен чәч коела соң?
Көн саен чәчнең бер өлеше коелу — табигый процесс булып тора. Ләкин коелу сизелерлек көчәйгән, ә чәч кимегән икән, нишләргә?
Беренче чиратта, чәчләрнең ныгуы һәм аларның үсүе организмга файдалы микроэлементларның җитәрлек күләмдә эләгүенә бәйле.
Рационга түбәндәге ризыкларны кертергә киңәш ителә:
* Аксымга бай ризыклар белән тукланыгыз. Аксымның үсемлекләрдәге, сөттәге, терлек итләрендәгесе – барысы да ярый. Шулай ук витаминнар, микроэлементлар, Омега-3 май кислоталары да бик кирәк. Болар кызыл балыкта, чикләвекләр, җитен, зәйтүн майларында, сыр, кузаклыларда һ.б. күп. Табиб белән киңәшеп, витаминнар комплексы эчеп алырга да ярый.
* Гадәттә чәч коелу стресс белән бергә бара, шуңа күрә тынычландыргыч чәйләр, җиңелрәк дарулар эчәргә мөмкин.
чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-10-08/ch-ch-koelmasyn-dis-gez-3960032 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday