Дус кызына туган көнгә килде дә янып үлде

Свердловск өлкәсенең Артемовск шәһәрендә янгында үлгән кыз дустына туган көнгә килгән булган. 

Төнге янгында абыйлы-энеле ике егет һәм яшь кызлар һәлак булган.

Любовь исемле 20 яшьлек кыз дусларына кунакка килә. Агач йортта фаҗига 7 октябрьгә каршы төндә була.

Өйдә 22 яшьлек Даниил сөйгән кызы – 18 яшьлек Анна белән яши. Анна дусты Любовьны кунакка дәшә, Даниилның 16 яшьлек энесе дә бәйрәмгә килә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын мунчадан чыга, анда төтен датчиклары булмый. Өйдәге яшьләр барысы да һәлак була. Күрше участок та янып бетә.

Любовьның үлеме әлегә рәсми расланмаган. Моның өчен экспертиза кирәк.

«Әле дә ышанып булмый. Минем Любаша, минем йолдызым. Сине шулай иртә югалтырмын дип уйламаган идем. Сине беркайчан да онытмам», – дип яза якыннары.

чыганак: https://www.ural.kp.ru/daily/27644/4994959/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле