Җиде кеше утырган «Лада» әйләнеп капланды…

Башкортстанда 22 яшьлек кыз коточкыч авариядә һәлак булган. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясе  хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, фаҗига М-5 «Урал» юлының 1413нче километрында була. «Лада Ларгус» белән 24 яшьлек егет идарә итә. Машина парапетка бәрелә һәм әйләнеп каплана.

Машина салонында 7 кеше була. Пассажирларның берсе – 22 яшьлек кыз – урында ук үлә. Йөртүче һәм башка пассажирларга зыян килми, алар иминлек каешын эләктергән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

чыганак:https://www.bashinform.ru/news/law/2024-10-11/v-bashkirii-v-zhutkom-dtp-pogibla-22-letnyaya-devushka-3964665

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле