Илнар Сәйфиев: «Нигә мине яратмыйлардыр инде»

Җырчы Илнар Сәйфиев 7 тәнәфестән соң сәхнәгә чыкты. Сәхнәдә арты хәлләре, артистлар белән мәнәсәбәте турында сөйләгән.

– Дәрәҗәле һәм акчалы булганда гына дуслар бик күп. Ләкин мин андый кешеләрне дуслар дип санамыйм. Чын дус 1 яки 2 генә була. Бүгенге көндә дусларым кимеде. Бу – минем өчен зур сынау. Сәхнәгә кире әйләнеп кайттым, сер түгел, алар яңадан барлыкка килә башлады. Шалтыраталар, «дустым» дип язалар, ләкин мин аларга бүтәнчә карыйм. Барысын да сизәм, шуңа күрә җавабымны ачыктан-ачык әйтәм – миңа аларның кирәге юк, — дигән ул. – Белмим, «Илнар Сәйфиев» дигән җырчыны яратмыйлар, сәхнәгә чыгуын теләмиләр ахры. Конкуренция көчле, дип уйлыйм. Шул вакытта Әлфия Авзалованың сүзләре искә төшә. Миңа аның белән якыннан сөйләшеп кайту бәхете елмайган иде. Ул миңа: «Илнар, энем, сәхнә – зур ул, иркен ул. Барысына да урын җитә», – дигән иде. Авыр вакытларымда аның сүзләре гел искә төшә!

Чыганак: https://intertat.tatar/news/ilnar-saifiev-min-yalgyz-bure-syman-uz-maksatyma-ireserga-kaittym

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле