Концертка килгән егет Гүзәл Уразовадан шулай дип сораган. Гүзәл җавапсыз калмаган.
Шул егет “рафаэлло” конфеты тотып сәхнәгә менә. Җырчы белән егет арасындагы әңгәмә башлана. Халык егетнең һәр җавабыннан шаркылдап көлә.
– Егетләр дә килгән әле монда, – ди Гүзәл.
– Хәтерлисезме мине? Кичә концертта булган идем, – дип җаваплый егет.
– Бүген тагын килдегезме ни?
– Әйе! Кәеф күтәрелде.
– Исемегез ничек?
– Вилдан.
– Вилдан, кичә шәп булган иде. Бүген ничек?
– Тагын да шәп.
– Вилдан, син өйләнгәнме?
– Юк.
– Димәк, бүген өйләнеп кайтып китәсең инде.
– Сезнең кызыгызга ир кирәкмиме?
– Кем белгән аны. Сорармын. Куркыттың әле мине…
– Син эшлисеңме, укыйсыңмы?
– Укыйм.
– Вообще маладис егет!
чыганак: https://intertat.tatar/news/ike-kon-rattan-koncertka-kilgan-eget-guzal-urazovaga-kyzygyzga-ir-kirakmime-5868888 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday