Стәрлетамакның 32нче санлы мәктәбендә ашханә хезмәткәре белән укучы кыз арасында җәнҗал чыккан.
Прокуратурада хәбәр итүләренчә, социаль челтәрләрдә моны раслаган видеоязма таралган.
“Конфликт 2024 елның 15 октябрендә тәнәфестә теркәлгән. Прокуратура хезмәткәрләре вакыйганың нечкәлекләрен ачыклау максатында белем бирү учреждениесенә юлланган. Күзәтчелек чаралары барышында мәктәп туклануы хезмәте күрсәтүче аутсорсинг компаниясе гамәлләренә, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау турындагы законнарның үтәлешенә бәя биреләчәк”, – дигәннәр БР Прокуратурасында.
Нигезләр булганда прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
чыганак: https://t.me/mash_batash/6029 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday