Татарстанның халык артисты вафат

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов вафат. Мәгълүматны легендар актерның кызы Руфина Таҗетдинова раслады.

Ринат Таҗетдинов соңгы вакытларда авырды. Ул хастаханәдә вафат булган.

Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы 1938 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­да Татарстанның Чүп­рә­ле ра­йо­ны Ке­че Чын­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Төп роль­ләр баш­ка­ра. Зур тем­пе­ра­мент­ка ия, киң ди­а­па­зон­лы, та­лант­лы ар­тист. Аның иҗат би­ог­ра­фи­я­сен без­нең за­ман­даш­лар, та­ри­хи шә­хес­ләр, акыл ия­лә­ре би­зи. Ул алар­ны үзе­нә ге­нә хас ро­ман­тик дәрт бе­лән тор­мыш­чан итеп гәү­дә­лән­де­рә. Шу­лай ук зур ос­та­лык бе­лән ко­мик, тис­кә­ре об­раз­лар да иҗат итә. Артистка көч­ле та­би­гый эмо­ци­я, сәх­нә­дә ки­е­рен­ке кү­ңел ру­хы бе­лән һәм бө­тен йө­рә­ге бе­лән би­релеп яшәү хас. 1989 елдан Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе.

Ринат Таҗетдинов вафат

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rinat-taetdinov-vafat-5894837

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле