«Мин дә бит кеше…»

Рөстәм Нәбиев күңелсез уйларга бирелгән. Дөресе дә шул инде. Килешәсезме? 

«Соңгы сигез елда мине еш тәнкыйтьләделәр. Мин моны аңламый идем: тугыз тапкыр дөрес эшлим, аны күрмиләр дә, мактамыйлар да, ә бер тапкыр ялгышсаң, шунда ук тәнкыйть утына тоталар һәм синнән көлә башлыйлар. Ни өчен шулай? Хәзер минем нинди позициядә булуым мөһим түгел. Лидер булсам да хәтта, мин дә бит кеше һәм ялгыша алам.

Мин бер нәрсәне аңладым: дөнья мактауга бик әкрен, ләкин тәнкыйтькә тиз. Шуңа күрә син ниндидер уңышка ирешәсең икән, тәнкыйтькә эләгәчәксең, чөнки кешеләр үзләреннән күбрәк уңышка ирешкән кешеләрне тәнкыйтьләргә ярата», — ди Рөстәм социаль челтәрләрдә.

Язылучылары аны тынычландырырга ашыккан. Тәнкыйть кенә түгел, монда көнләшүчеләр дә күп, дигәннәр. Диванда утырып кына нидер эшләп уңыш казанган кешегә кара ягу рәхәт бит.

Безгә дә язучылар бар. Нигә сез ул егеткә пиар ясыйсыз, нәрсә эшләгән әле ул шулкадәр, дип язалар. Без аларны күрмәскә тырышабыз.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2024-10-17/min-d-bit-keshe-3970101

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле