Беренче хатын — Ходайдан, дип юкка әйтмиләр…

Бәхетле ир хатыныннан алда үлә, дип әйтүләре дә дөрес икән…

«Беренче хатынымны сагынам. Ул яман шеш авыруыннан үлде. Ике елдан тагын өйләндем. Күршеләр таныштырды. Күченеп килергә риза, дигәч, алдым да кайттым.

Инде хатынлы булып яшәрмен, элеккечә өйдә бәлешләр исе чыгар дип уйладым. Кая анда?! Үзенә иртән ботка пешереп ашый да кич бөтенләй ашамый. «Безнең яшьтә майлы ярамый», — ди. Үзе бертуктаусыз йоклый, ята, диванда ауный. Телефоннан аерыла алмый.

Минем беренче хатыным аш-суга нык оста булды. Өйдә дә тәртип иде. Ә бу ул түгел шул. Әйтсәм, икебезгә җитәрлек белешне кибеттән чыгам да сатып алам, ди. Кибет ризыгына көн калса, хатын нәрсәгә кирәк миңа? Бәхетле ир хатыныннан алда үлә, дип юкка гына әйтмиләр. Беренче хатыннар гына ярата, кадерли безне. Ә монысын кайтарып җибәрдем. Андыйның булмаганы мең артык».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2024-10-18/berenche-hatyn-hodaydan-dip-yukka-ytmil-r-3973674м

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле