Ильмира Нәгыймова: «Инде айдан артык терелеп бетә алмыйм…»

Күпләр эләктергән көзге вирус Ильмира Нәгыймованы да читләп үтмәгән. Җырчы сәламәтлегенә зарлана, «ярый әле тавышым бетмәде» дип сөенә дә. Югыйсә, Ильмирага тыгыз концертлар графигына үзгәрешләр кертергә туры килер иде.

«Без бүген Нурлатта калдык. Бу як тамагым шешеп чыкты. Төне буе дарулар сиптереп тордым. Иртәнгә инде икенче ягы шешеп чыккан. Нинди вирус булды бу. Инде айдан артык терелеп бетә алмыйм. Әле бер, әле икенче җирдә килеп чыга. Ярый тавышым бар инде, Аллаһка шөкер. Бүген – Базарлы Матакта концертыбыз, күрешкәнче», – дип сөйләгән ул.

«Подписчик»лары Ильмирага вирусларга каршы, ковид вакытында да бик еш кулланылган бер препарат алып карарга киңәш иткәннәр.

чыганак: https://intertat.tatar/news/ilmira-nagyimova-inde-aidan-artyk-terelep-beta-almyim-5869071

Бәйле