Баланың аягы батареяга касылып калган

Уфада аягы батареяга касылып калган нәни кызга коткаручылар ярдәме кирәк булган.

Сабый әнисе белән качышлы уйнаган вакытта батареяның секцияләре арасына аягын тыга, әмма кирегә тартып чыгара алмый. Әнисе баласына ярдәм итәргә тырышап карый, ләкин булдыра алмый. Шуннан ул коткаручыларга шалтырата.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре тиз арада килеп җитә һәм баланы “тозактан” азат итәләр. Балага медицина ярдәме кирәк булмый.

Әнә шулай уеннан уймак чыккан. Ярый ла сабыйга зыян килмәгән.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/kh-vef-kh-t-r/2024-10-22/balany-ayagy-batareyaga-kasylyp-kalgan-3978857

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле