«Мәрхүм бабакаем күктән күреп ярдәм итте…»

«3 яшьлек улымны да аякка бастырырга кирәк иде».

«27 ел элек ирем белән аерылышып, 3 яшьлек улым белән калдым. Алимент түләмәде. Әҗәтләре муеннан иде. Бер ел ачлы-туклы яшәдек. Авыр вакытлар. Эштә акча түләми торган чаклар. Бер көнне зиратка яраткан бабаемның каберенә киттем. «И бабакаем, син өстән бөтен нәрсәне дә күреп торасың, миңа үзең кебек бер ир-егет табып бир әле дип», — елап ялвардым.

Икенче көнне улымны йөртеп керергә һава суларга чыктык. Паркта йөргәндә сыйныфташымны очраттым. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрешкән юк иде. 8 ел үткән инде. Ул безнең белән паркта йөрде. Мин аны чәй эчәргә чакырдым. Ике көн килде безгә. Өченче көнне килеп кияүгә чакырды. Менә шулай 27 ел бергә яшәп ятабыз. Улым аны «әти» дип йөртә. Уртак кызыбыз да бар.

Теге дөньядан да безгә якыннарыбызның, газизләребезнең ярдәм итүенә ышанам».

Әрвахлар безне күреп тора дигән сүзләргә сез дә ышанасызмы?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2024-10-23/m-rh-m-babakaem-k-kt-n-k-rep-yard-m-itte-3980674

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле