Яшьли вафат булган музыкант Артур Кусимовны искә алалар…

Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант, җырлар авторы Артур Кусимовның вафатына бер ел булды. 32 яшьлек егетнең йөрәге узган елның 22 октябрендә кинәт тибүдән туктаган иде.

«Кусим»ның дусты казах җырчысы Бабек Мамедрзаев аны бүген дә сагынып яшәвен яза.

«Бер ел элек минем дустым бу дөньядан китте. Бу югалту минем өчен әле дә авыр. Вакыт уза, әмма аны югалту ярасы басылмый. Мин һәркөнне аны сагынам. Аның игелеген, аның белән сөйләшүләрне, ул терәк булган вакытларны сагынам. Һәр мизгелдә ул җитми. Уртак шаяртуларда, бергә башкарган эшләрдә ул җитми. Аллаһы Тәгалә аның күңеленә тынычлык бирсен. Аның нуры безнең йөрәкләрдә калсын.

Ул юк, әмма ул кайчандыр без бергә язган җырларның һәр юлында яши. Без көй һәм сүзләрне шунда ук яза ала идек. Булган һәр хәл иҗат өчен сәбәп була ала иде. Музыка безнең фикерләрне, хисләрне, кәефне күрсәтү ысулы булды. Ул һәрвакыт мине илһамландырды, һәр идея зур әйбергә әйләнә алуга ышандырды.

Хәзер ул юк, әмма мин бергә эшли башлаган һәр җырны эшләп бетерергә вәгъдә бирәм. Һәрберсендә аның энергиясен, рухы, таланты булачак. Бу көйләрдә һәм текстларда аның турында хәтер саклансын өчен, кешеләр аны музыка аша тоеп торсын өчен мин барысын да эшләрмен», – дип яза ул.

Продюсер, иҗатташ дусты Нияз Сабиров та бу көнне искә алган. «Минем дустым Кусимов Артур Мәүли улы өчен догада булыгыз», – дип яза ул.

Артур Кусимов – 2015 елдан алып Элвин Грей – Радик Юлъякшин белән хезмәттәшлек итте. Ул – аның күпсанлы гастрольләренә иң беренчеләрдән булып кушылган музыкант, җырчы. Билгесез сәбәпләр аркасында, 2020 елда ул лейблдан китәргә мәҗбүр булды, үзенең шәхси проектын эшли башлады, җырчыларга аранжировкалар ясады.

Октябрь башында Юлъякшин Артур Кусимовның каберенә һәйкәл-таш куйган иде.

чыганак: https://intertat.tatar/news/harkonne-sagynam-yasli-vafat-bulgan-muzykant-artur-kusimovny-iska-alalar-5869113

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле