Тозлы кәбестә кемнәргә зыянлы?

Бу яшелчәнең файдалы яклары турында күптән сөйлиләр. Ә менә диетолог Ольга Воскресная тозлы кәбестәнең кемнәргә зыянлы булуы турында сөйләде.

Белгеч билгеләп үткәнчә, тозлы кәбестәдә ферментация процессында барлыкка килә торган сөт кислотасы бар. Анда С, K, B1, B2, B3, B6 витаминнары, фолий кислотасы һәм калий, кальций, магний, тимер, цинк һәм марганец кебек минераллар бар.

Бу ризык ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, күкрәк, простата һәм үпкә рагы үсеше куркынычын киметә, антиоксидантлар ярдәмендә йөрәк-кан тамырлары системасына ярдәм итә һәм организмның иммун системасын да ныгыта.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, тозлы кәбестәдә тоз артык күп, шуның аркасында бу ризык бөер авырулары һәм гипертония белән авыручыларга ярап бетми. Сөт кислотасы ашказанының кислоталылыгы югары булганда уңайсызлык тудырырга мөмкин. Кәбестәнең, шулай ук, кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгаруы ихтимал, ди белгеч.

Шулай ук, диетолог кислоталар теш эмаленә зыян китерергә мөмкин, ризыкны кулланганнан соң авызны чайкату мөһим, дип кисәтә. Мөмкин булганча, белгеч тозлы кәбестә ашар алдыннан табиб белән киңәшләшергә чакыра, чөнки каршы күрсәтмәләрне исәпкә алу мөһим, дип билгели ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-10-23/tozly-k-best-kemn-rg-zyyanly-3980582

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле