«Сваты» сериалының «йолдызы» юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган

Россия театр һәм кино актеры Максим Шпаковский 49 нчы яшендә авариядә һәлак булды, дип хәбәр иттеләр Борис Лавренев исемендәге Рус драма театры матбугат хезмәтендә, ул анда күп еллар эшләгән.

Билгеле булганча, юл-транспорт һәлакәтеннән соң артистны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар, ләкин аны коткарып кала алмыйлар.

— Узган төнне Флот театрында күп еллар хезмәт иткән иптәшебез, актер Максим Шпаковский фаҗигале рәвештә һәлак булды. 10 ноябрьдә аңа 49 яшь тулган булыр иде, — диелә хәбәрдә.

Picture background

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/154945/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле