Ризат Рамазанов: «Сарык бәтие бүләк иткәннәр иде…»

Көтелмәгән бүләкләрне кем генә яратмый икән? Баксаң, күңелле сюрпризларның үз бәйрәме бар хәтта! Ул 26 октябрьдә билгеләп үтелә. Сәхифәбез кунаклары сюрпризлар яратамы икән? Соңгы арада тормышларында нинди күңелле вакыйгалар булган? 

Ризат Рамазанов, җырчы: – 25 октябрьдә гомер бәйрәмемне каршыладым – 34 яшь тулды быел. Әмма без әлегә гастрольләрдә, шуңа бәйрәм итүне 26сына калдырдык. Димәк, минем өчен икеләтә бәйрәм инде бу. Дөресен генә әйткәндә, Зинира аша да еш кына сорыйлар инде, Ризатка нәрсә бүләк итик, дип, ә миңа чын күңелдән котласалар да җитә. «Ватсап» аша түгел, шалтыратып, ихлас теләкләрен теләсәләр, күңелем була! Көтелмәгән бүләкләргә килгәндә, Башкортстанда, Баймак якларында концерт куйганда, сарык бәтие бүләк иткәннәр иде. Каз, үрдәк тә бүләк иткәннәре бар. Чын мәгънәсендә сюрприз! Берсендә бер тартма мунча себеркесе алып менделәр сәхнәгә. Тамашачыларыбыз бүләкләргә күмәргә ярата. Мең рәхмәт аларга! Ә чынында, ихластан бирелгән кечкенә бүләкне дә зур итеп кабул итә белергә кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/154847/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле