Татарстанда һава торышы бозыла

Якындагы көннәрдә республикада һава торышының тотрыксыз булуы көтелә.

Гидрометеоүзәк белгечләре кисәткәнчә, урыны белән яңгыр, юеш кар явачак, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Ноябрь башында һава торышы тагын да ныграк бозылып, секундына 20 метрга кадәр җил күтәреләчәк. Урыны белән яңгыр, юеш кар явачак.

Иртәгә – 29 октябрьдә республикада көндез термометрның терекөмеш баганасы +1…+6 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +3…-2, урыны белән -6 градус булачак. Кайбер районнарда томан көтелә.

30-31 октябрьдә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +1…+6 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +4…-1 градуска кадәр төшәчәк. Секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә көчле җил.

Җомга һәм шимбә – 1-2 ноябрьдә республикада һава торышы нык бозыла: карлы яңгыр көтелә. Көндез һава температурасы 0…+3 градустан артмаячак, төнлә -4…+1 градус булачак. Секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил.

Сүз уңаеннан, “Фобос” һава торышы үзәге хезмәткәре Евгений Тишковец фаразы буенча, ноябрь башында Россиянең үзәк өлешендә, шулай ук Идел буе төбәгендә кар ишеп явачак. Ә “Метео” фараз үзәге башлыгы Александр Шувалов сүзләренә караганда, әле ноябрь азагында гына тотрыклы суык һава урнашачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/155074/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле