Татарстанга кыш кайчан киләчәк?

Республикада чираттагы циклон йогынтысында һава шартларының бозылуы көтелә.

Россиянең Европа өлешенә, атлантик циклоннан соң, Арктикадан салкын һава агымнары үтеп керәчәк. Төньяк-көнбатыш төбәкләрдә һәм Идел буе төбәгендә карлы яңгырлар көтелә.

Мәскәүдә инде бу атнада ук кышның “репетициясе” көтелә. Пәнҗешәмбедән башкала салкын атмосфера фронты йогынтысында калачак.

Татарстанга килгәндә, чәршәмбе-пәнҗешәмбе – 30-31 октябрьдә төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, республикада 1-2 ноябрьдә чираттагы циклон йогынтысында һава торышының сизелерлек начараюы көтелә: көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы 0…+3 градус, төнлә +1…-4 градус күрсәтәчәк.

Яңгыр һәм юеш кар, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил. Климатик нормаларга караганда, 30 октябрь – 2 ноябрь кыш алды чоры дип йөртелә. Ә 18-20 ноябрьдә, һава температурасы -5 градуска һәм түбәнрәк төшкәч, чын кыш башланып, кар ятарга мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/155110/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле