Татарстанда 36 яшьлек йөкче КамАЗ астында калып һәлак булган

Авария булган урында ГАИ инспекторлары эшли, фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Кичә Апас районы Танай-Турай авылында коточкыч фаҗига булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, КамАЗ артка чигенгәндә, шул чүп машинасы өстендәге 36 яшьлек йөкче юлга егылып төшкән.

Шул мизгелдә машина бәхетсезнең өстеннән чыгып киткән. Йөкче “Ашыгыч ярдәм” килгәнче җан биргән. Фаҗига булган урында автоинспекторлар эшли. Килеп туган хәлнең сәбәпләре билгеләнә.

чыганак: https://t.me/Tatarstan24TV/45118

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле