Әнвәр Нургалиев кайгылы хәбәр җиткерә

Танылган җырчы радио ветераны, алып баручы, бик күп җырлар авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Абдуллинаның вафат булуы турында сөйли.

Безнең арадан Нурия апаебыз китеп барды… Бик күп еллар куркыныч авыру белән көрәште. Аңа карамастан көчле, нык булды. Нурия апай белән язышып тордык, элемтәдә идек.

😔Соңгы тапкырында «Әнвәр энем, күрешеп алыйк» дигән иде. Минем гастрольләр булу сәбәпле, күрешеп булмады… Күңелдә калды! Авыр туфраклары җиңел булсын, — ди Әнвәр Нургалиев.

Сүз уңаенда, Нурия Абдуллина 1996 елда “Башкортостан” телерадиокомпаниясенә эшкә килә. Радиода бик күп уңышлы проектлар алып бара. Ул башлаган “Сөенче, бәби туган” рубрикасы “Юлдаш”та иң озын гомерлесе булды, диләр аның коллегалары.

🎶Нурия Абдуллина җырчы, үзешчән композитор, башкорт халык җырларын башкаручы буларак та танылды.

Мәрхүмә белән хушлашу 1 ноябрьдә сәгать 10да Телеүзәктә үтәчәк.

https://vk.com/uldash_fm

чыганак: https://t.me/tatartoday/70536

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле