Илнат Фәрхуллин кәләше турында сөйләгән

Шушы көннәрдә генә Илнат Фәрхуллин тормышында шатлыклы вакыйга булды. Җырчы Казандагы концерты вакытында сөйгән кызы Регинага тәкъдим ясады.

Регина – Башкортстанның атказанган артисткасы, Илнатның төркемендә биюче. Мулла кушкан исеме Регина булса да, Илнат аны Чәчәк дип йөри икән. Кәләше һәм үзенең шәхси тормышы турында җырчы блогер Олеся Леснаяга сөйләгән. Олеся – җырчыларның Казан концертларыннан «кайнар» репортажлар ясый, артистларга көтелмәгән сораулар бирүе белән дә танылды.

– Синең тормышыңда бәхетле мизгелләр булды бит инде, Илнат. Кичә яраткан кызыңа тәкъдим ясадың.

– Ул «ярар» дип әйтте, әйе.

– Ничек таныштыгыз?

Очраклы гына килеп чыкты. Аның тормышында шундый вакыйгалар, минем тормышта шундый вакыйгалар. «Поддержка» беренче чиратта. Хатын-кыз ул ирне яки үтерә, яки күтәрә.

– Элекке хатының көнләшмиме?

– Без бит аралашмыйбыз.

– Бөтенләй?

– Бөтенләй дияргә була, әйе.

– Ә ул балаларга яңа хатының белән аралашырга рөхсәт итәме?

– Элек миңа да рөхсәт итми иде, хәзер Аллаһка шөкер.

– Уртак тел таптымы балалар Регина белән?

– Әлбәттә. Әни кеше ул – әни кеше, ә Регина – Регина апалары.

– Туй булачакмы?

– Аллаһы боерса.

– Хатының белән «брачный договор» төзиячәксеңме?

– Юк инде. Аласы килгән хатын бөтен әйберне ала да чыгып китә.

  • Элекке хатының шулай иттеме?

– Мин үзем калдырып чыгып киттем. Машиналарны да, бөтенесен дә. Аның каравы, тыныч күңел белән.

– Йөргән кызыңнын беренче ире бармы?

– Әйе. Ул да аерылган.

– Баласы бармы?

– Берәү.

Блогер җырчының кәләшен дә «тотып алган». Регина сүзләренчә, Илнат белән бергә эшләү, һәрвакыт бергә булу – аларны ардырмый. «Берничә сәгаткә аерылсак та, нәрсәдер җитмәгән сыман», – дигән ул.

чыганак: https://intertat.tatar/news/ilnat-farxullin-kalase-turynda-soilagan-5869360

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле