Уйнап-көлеп, җырлап-биеп кенә йөрү түгел, тормыш шул бу…
«Кердек күршегә, аның ачкычлары бездә. Бу йорт турында әллә нинди сүзләр йөри — дип сөйли Данир социаль челтәрдә. — Кайбер кешеләрнең кабахәтлегенә аптырап та куям инде. Янәсе, бу йорт безгә кала, шуңа төзибез икән. Аның балалары юк, дип язалар. Балалары бар – 2 кызы бар. Кемнәрдер: «Нигә балалары булышмый?» – ди. Балалары да булдыра алганча булыша. Бөтенебез ярдәм итә. Ярдәм итүчеләргә рәхмәт кенә. Әле Әгерҗедән Илнур исемле дустым, күршегә дип, бер урынлы 3 карават китерде. Ирек абый рәхмәт әйтте.
Ремонтны эшләргә дә күпме чыгым кирәк. Безне ничек өй төзергә дә өйрәтәләр әле. Ирек абый ничек теләде, шулай төзедек. Иске фундамент буенча шундый ук размердагы өй төзедек. Хәзерге вакытта мондый йорт төзү 8,5 миллион сум тора. Язылучыларыбыз ярдәме белән 3 миллион сум җыелды, аннан Ирек абыйның 1 миллион сум страховкасы бар иде – барысы да монда кереп бетте. Калганы инде – хәлле дусларым ярдәме белән».
Иван дәдәй: «Не учи җить, помоги материально», — диме әле? Бу очракта нәкъ шушы хәл бугай.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-11-09/danir-kabah-tlekk-yulykkan-4001612 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday