Иртән җиңел генә торыр өчен укыла торган дога

Иртән билгеле бер вакытта уяныр өчен, йокларга яткач, 3 мәртәбә «Аятел-Көрси» укыла. Аннары 3 тапкыр «Кәүсәр» сүрәсен укырга киңәш ителә.

Аннан соң шушы доганы укырга: «Бисмилләәһи рахмәәнир рахиим. Ләә тәъхузүһү синәтү үә ләә нәүүм. Әллаһүммә сәһһир гайнии үә нәүүир кальбии үәлгыйльзатәл кальб».

Мәгънәсе: «Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән. Аңа йокы да, йокымсырау да хас түгел. Йә Аллаһ! Күзләремне (вакытында) уят, йөрәгемне нурландыр һәм гафләт белән йоклап калудан сакла».

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148444/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле