Ни өчен озак йокласаң, баш авырта?

Йокы туя, ләкин сәламәтлек өчен аның зыяны да бар. 

Озак йоклау кан тамырларын кыса, шул исәптән баш миенә бара торганнарының да юлларын тарайта икән.

Шулай ук, горизонталь хәлдә озак яткач, баштан гәүдәгә кан акрын төшә. Нәтиҗәдә, баш миендә кислород белән баетылмаган кан тоткарлана, ә кислород белән баетылганы азрак күләмдә килә. Баш мие өчен бу зыянлы.

Энергия җитмәве дә зур роль уйный. Озак йоклагач, кимендә 10-14 сәгать ашамыйсың, эчмисең. Бу кан куеруына да китерә.

Шуңа күрә, ял көннәрегез күп булуына карамастан, 7-8 сәгатьтән дә озаграк йоклап, сәламәтлегезгә зыян салмагыз, дуслар.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-11-02/ni-chen-ozak-yoklasa-bash-avyrta-3994670

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле