«Бу хәлдән чыгарга тырышабыз» , — дип язган Гөлназ Асаева.
«Бездә – ел фаҗигасе… Тавышымны бетте, югары ноталарны бөтенләй ала алмыйм. Бу хәлдән чыгарга тырышабыз, Айтуган ярдәм итәчәк. Тулысынча тере концертны бүген тавышсыз җырлап чыгарга туры киләчәк.
Бүген иртән сөйләшерлек тә тавышым юк иде. Концертны күчерү турында да уйладык, чөнки безнең «плюсовка»ларыбыз юк, минем принцип – нәрсә булуга карамастан, концертларда «плюсовка» кулланмау. Марат абый Германиядән дарулар алып кайтты, Аллаһның рәхмәте яусын. Шул дарулар ярдәм итте. Аны 2 данә эчкәч, азмы-күпме тавышым барлыкка килде. Бу – ниндидер могҗиза», – дигән Гөлназ сторисларында.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-11-10/bezd-el-fa-igase-4001993 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday