«Улым өйләнергә булды…»

«Үзе тиздән армиягә китә».

«Улыбыз быел колледжны тәмамлады. Яз армиягә эләкмәде, хәзер бара. Тик армиягә өйләнеп китәм, ди. Бер ел үтә дә китә, кайткач өйләнерсең, дибез, тыңламый. Ул кызга 19 яшь кенә. Ул бездән кайтып китә дә белми. Шулкадәр арыдым аннан. Улым армиядә чакта аннан ял итәрмен дип уйлаган идем. Ә ул өйләнәм, ди.

Кыз ачуыма тия, күрәсем дә килми. Улым аны бездә калдырып китәм, ди. Бер елда кыз башка егет табар, дип уйлаган идем. Улыма: «Өйләнсәң дә, син кайтканчы үз өендә яшәр, ят кеше безнең белән яшәмәс инде», — дидем. «Минем бүлмәдә яшәсен, анда үги әтисе сыйдырмый», — ди. Минем проблема түгел бит бу! Минем эштән кайтып, ял итәсем килә, ә өйдә кеше йөрергә тиешме? Улым белән дә мөнәсәбәтләрне бозасым килми…»

Бианай гаеплеме? Яшь кызмы? Әллә егетме? Ничек уйлыйсыз?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-11-11/ulym-yl-nerg-buldy-4003745

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле