Блогер Гүзәл Хөснетдинова юл фаҗигасендә һәлак булган сеңлесе Лилияне искә ала. Ул аның туган көнендә зиратка барып, каберенә сеңлесе яраткан ак лилия чәчәкләрен куя…
«Гомергә 28… Лилек, синең бөтен сүзләреңне искә төшерәм, син хаклы булгансың. Сиңа бик күп әйберләр сөйлисем килә, ләкин мөмкинлегем юк.
Бүген Латифа елады, бәбкәм… Без барыбыз да сине бик сагынабыз. Синең бу сүзләрне укымаячагыңны беләм, әмма язгач, миңа бу кайгыны кичерүе җиңелрәк», – дип яза Гүзәл үзенең блогында
Лилия Гафурова Чистайдагы «Хозур» хәләл кафесы җитәкчесе иде. Чистайдан тыш, башка шәһәрләрдә дә төрле бәйрәм-чараларга хәләл ризыклар белән өстәлләр әзерләү белән шөгыльләнде. 2022 елның җәендә авариягә эләгеп һәлак булды. Лилиянең Латифа исемле кызы ятимә калды. Ул хәзер әбисе һәм апасы Гүзәл Хөснетдинова тәрбиясендә үсә.
чыганак: https://intertat.tatar/news/guzal-xosnetdinova-faigada-ulgan-senlesenen-kaberena-bargan-mangega-28-5869437 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday