Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова кешеләрнең икейөзлелеге турында фикерләре белән уртаклаша. Ул социаль челтәрдә үзе күзәткән хәл турында сөйли.
Сөйлисем килмәгән иде, тик үземдә калдырмаска булдым. Уртаклашасым килә. Бу – сезнең өчен дә дәрес булсын, кешеләр шундый икейөзле була ала икән. Тик нәрсә өчен алай эшләргә, чын күңелдән аңламыйм.
Бер ят аккаунтта минем белән видео чыккан. Бер кыз минем турында «җирәнгеч алып баручы, тәкәббер» дигән. Кул кесәдә булу – башкаларны хөрмәт итмәү, дигән. Әйе, бу – аның фикере. Мин аның аккаунтына кердем, ул миңа хәбәр язмадымы икән, дип уйладым. Директны карыйм, ул миңа язган булган. Анда беләсезме нәрсә? «Гөлназ, сез – иң яхшы алып баручы. Минем иң яратканым». Ничек алай? Сез билгеләгез инде: җирәнгечме, әллә иң яхшымы?Җенем сөйми икейөзле кешеләрне, – дип яза ул.
Алып баручы, бөтен кешегә берсүзсез ышанырга ярамый, дигән нәтиҗәгә килгән.
«Мин үзем нәрсә уйлыйм, шуны әйтәм. Миңа кеше ошый икән, син – шәп, син миңа ошыйсың, дип әйтәм. Ошамый икән – юк, син миңа ошамыйсың. Кемгәдер үзенә «ошыйсың» дип, ә башкалар алдында аның турында «ошамый» дип йөргәнем юк. Ничек бар, шулай әйтергә кирәк. Икегә икене кушкач – дүрт дигән кебек. Минемчә, мондый кешеләрнең үзләренә яшәве авырдыр. Башта дисбаланс бара: монда шуны әйтергә кирәк, монда – моны… эчеңдә нидер кайный. Ихлас булыйк, – ди ул.
чыганак: https://intertat.tatar/news/golnaz-safarova-keselar-sundyi-ikeiozle-bula-ala-ikan-5869439 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday