Илсөя Бәдретдинованың образлары турында: «Азгынлыкка өндәү»

«ВКонтакте»дагы «Ревизор – Тат шоубиз» төркемендә утыручылар Илсөя Бәдертдинованың образларын һәм концерт программасын тәнкыйтьләгән.

Төркемне алып баручы, җырчының командасы белән төшкән фотосын урнаштырып: «Бу фото сезгә татар эстрадасын хәтерләтәме?» – дип, үзе үк халыкны кыздырып җибәрә.

Күпчелек бүгенге татар эстрадасының әйдәп баручы артистларының берсе булган Илсөя турында тискәре фикердә.

«Илсөя һәм аның «бандасы»ның соңгы фотосессияләре һәм концерттагы кайбер моментлары дәрт, секс, нәфес, гомумән, азгынлыкка өндәү рәвешендә. Гүзәл Уразовадан аермалы буларак. Аның фотосессияләрендә төрле образлар, матурлык, бернинди бозык рәвештә кыланулар юк. Илсөя арттырып җибәрә башлады, концертларына да йөрисе килми»;

«Алга, Бузова артыннан. Ерак калмады бит инде»;

«Минем анын концертына барганым да юк, бушлай да бармыйм»;

«Атның азгыны тайга ияргән, диләр бездә мондый үз яшен оныткан хатыннар турында»;

«Матур хатын. Ләкин кешенең күпчелек түгел, ә бары тик якын кешеләре генә күрергә тиешле образлары да булырга тиеш дип саныйм. Татар концертларына даими йөрим. Сәхнәдә шоу һәм бер мәлдә балаган булып тоела башлый. Халык күп, һава җитмәгән сыман»;

«Илсөяне бөтенләй яратмыйм. Фотоларында бер көтү кеше»;

«Үз-үзенә гашыйк артистка. Аңа карата хөрмәтем бетте. Кыланышы дөньяга сыймый», – дип комментарийлар калдырганнар пост янында.

Ә сез Илсөя Бәдретдинованың образлары һәм концерты турында нинди фикердә?

чыганак: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-turynda-5869438

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле