Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәр округы суды картодромда авария буенча карар чыгарган. Биредә 11 яшьлек кыз һәлак була язган. Тренерның вазифаларына битараф каравы ачыкланган.
Бәхетсезлек очрагы былтыр 23 сентябрьдә була. Кыз бала беренче тапкыр картинг дәресенә килә, ул анасы белән була. 20 минутлык инструктаждан соң, йөри башлыйлар. Бала белән кабинага инструктор утыра – ул бик яшь, ләкин тәҗрибәле картингист була.
Икенче боҗрада борылышта кыз ялгыш тормоз урынына газга баса, үсмер инструктор ярдәм итәргә тырышып карый, ләкин ул үзе кабинадан очып чыга, машина исә картодромнан чыгып китә, тукталышны аерып куйган чылбырга бәрелә, бина кырыена килеп керә.
Чылбыр кызның муенын кисә, күп итеп кан ага башлый. Аны башы да имгәнә. Мәскәү хастаханәсенә китергәндә, бала критик халәттә була. Бәхеткә, табиблар аны коткара.
Тикшерү органнары картинг секциясе җитәкчесенә гаепләү белдерә. Ул, 25 еллык стажы булуга карамастан, вазифаларына формаль каравын таный. Картодром автотукталыш территориясендә, администрация бинасы артында урнашкан. Трасса кырыендагы покрышкаларны, чүп-чардан зарлангач, алып ташларга туры килгән. Якында урнашкан иҗат йорты директоры таләбе буенча, парковканы аерып куяр өчен, чылбыр урнаштырганнар.
Секциядә катнашучыларның экипировкасы да булмый, инструктор үз хисабына алган шлемнар гына була. Бәхетсезлек очрагы өчен шәфкать туташы да каралмаган.
Секция җитәкчесе имгәнгән кызга ярдәм итүен исәпкә алып, суд аңа 120 мең сум штраф салган, диелә хәбәрдә.
чыганак: https://www.mk.ru/incident/2024/11/11/devochke-razrezalo-gorlo-cepyu-na-zanyatiyakh-po-kartingu-osudili-trenera.html ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday