Ландыш Нигъмәтҗанова гел шулай сылу гәүдәле булуының серен әйткән

Җырчы Алсу Әбелханова сәхнәдәш дуслары белән сәхнә артында кыска интервьюлар әзерли. Аның сәхифәсенең чираттагы кунагы – Ландыш Нигъмәтҗанова.

Җырчы Алсуга гел сылу гәүдәле булуының серен әйткән, ире Фәрит Таишевның сәхнәдән беркайчан да китеп тормавын һәм балаларына күз тиюдән курыкмавын сөйләгән.

— Ландыш, син – 4 бала әнисе. Хәзер дә кыска күлмәктән чыгу сиңа уңайлымы? Берәр үзгәрешләр тоймадыңмы үзеңдә?

-Образлар бит инде ул җырларга карап сайлана. Бүгенге образым җырыма туры килә, һәм бу күлмәк артык кыска түгел.

-Фәрит Таишев турында сорамыйча булдыра алмыйм берничек тә. Фәрит элек җырлый иде. Аннан соң бизнеска кереп китте, соңгы вакытта яңадан матур дуэтларыгыз туа башлады.

-Фәрит беркайчан да китмәде, дип әйтер идем сәхнәдән. Без бик күп туйлар, юбилейлар, никахлар алып барабыз, бергә иҗат итәбез. Ничек килеп чыкканын белмим, әмма Фәрит китеп тормады шикелле.

-Синең балаларың гел социаль челтәрләрдә. Кайбер кешеләр «гел балаларын гына куя» диләр. Балаларга күз тияр дип курыкмыйсыңмы?

-Юк инде, без бит халык арасында яшибез, халык белән бергә яшибез. Өйдә качып ятып булмый.

-Фигураңны ничек тотасың? Диеталар тотасыңмы?

-Юк, мин моны уйламыйм. Уйлаган кеше тазарадыр, миңа калса. Минем андый проблемаларым беркайчан да булмады, шуңа күрә, урыслар әйтмешли, кыяфәтемдә «не зациклена».

-Үзең турында гайбәт ишеткәннән соң реакцияң?

-Әйбәт, кәефем төшми.

чыганак: https://intertat.tatar/news/landys-nigmatanova-gel-sulai-matur-gaudale-buluynyn-seren-aitkan-5869497

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле