Тормышларындагы иң хәтәр адымнан Тямаевларны нәрсә саклап калган?
«Резеда авырга узды да, миннән сорый. «Безнең планга кермәгән иде бит, минем укуым кала, нишлибез?» – ди. «Вакытында тапсаң, әйбәтрәк инде, әгәр дә аборт ясатырга уйласаң, үзең кара», – дидем усал гына.
Бу миңа кич белән: «Мин иртәгә аборт ясатырга сөйләштем», — дип яза. Мин ул көнне ниндидер чарада идем. Төнлә генә өйгә кайтып кердем. Карыйм, хатын бәләкәй малайны кочаклап аскы катта йоклап киткән. Мин икенче катка менеп йокларга яттым. Шунда төш күрәм. Бер кечкенә баланы ниндидер болганчык сулы диңгез астына алып төшәм һәм шунда калдырам…» – ди Фирдүс Тямаев.
Уянгач, Фирдүс озак кына уйланган һәм катгый карарга килгән. Шушы төш гаиләгә күз нурлары Мәрьямне саклап калырга ярдәм иткән.
чыганак: https://t.me/tatartoday/71204 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday