Ринат Рахматуллинның хатыны Динара кичә иң авыр көннәренең берсе булуын хәбәр итте. Ул, Башкортстанга гастрольләргә китеп барышлый, хастаханәгә эләккән.
— Язарга да хәлем калмады, дуслар. Әле яңа гына хастаханәдән кайтып кердем. Без гастрольләргә дип чыгып киткән идек, беренче концертыбыз Аскында иде. Минем бик каты приступ булды, астан тартып эчем авырта башлады. Юл өстендәге хастаханәгә кердек, карадылар да сукыр эчәгесе булуы мөмкин диделәр. Мин әйтәм Башкортстанда каласым килми, янәшәмдә беркемем булмаячак. Шуңа күрә Казанга яки Чаллыга кайтырга уйладым. Ринат мине утыртып Чаллыга кайтарып җибәрде. БСМПда УЗИ, КТ үттем, анализлар бирдем. Нәтиҗәдә, сукыр эчәге булмады, башка әйбер булды.
Көне буе бер йотым су капкан кеше түгел, ашауны әйтеп тә тормыйм инде. Өстәвенә, операция булыр дип бик борчылдым, – дип сөйләгән Динара сторисларында.
чыганак: https://intertat.tatar/news/rinat-raxmatullinnyn-xatyny-gastrollarga-kitep-baryslyi-xastaxanaga-elakkan-5869577 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday