Макаронны юаргамы?
Юмаска. Бу гадәт Совет заманыннан ук килә. Ул чакта макаронны гадәти бодай оныннан ясыйлар иде. Андый макаронны, ябышмасын өчен, пешеп чыгып суын саркытуга юарга кирәк.
Каты сортлы бодайдан ясалган макаронны юасы юк. Аны күп суга салып кайнатырга, суын саркыткач, аз гына атланмай яки үсемлек мае өстәргә кирәк.
Сүз уңаеннан, италиялеләр макарон пешкән суны пастага соус әзерләгәндә файдалана.
чыганак: https://vk.com/faydaly?w=wall-184700483_58838 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday