Көчле давыл вакытында яшүсмергә агач ауган

Мәскәүдә 5 баллык давыл вакытында дүрт кеше зыян күргән.

Шулар арасында 16 яшьлек кыз да бар. Көчле җил аркасында аның башына агач төшкән. Баш мие җиңелчә тетрәнүдә шикләнеп, кыз баланы хастаханәгә озатканнар. Башкалага килгән давыл күп кенә агачларны аударган һәм машиналарга зыян китергән. Метеорологлар мәгълүматларына караганда, җил тизлеге 25 м/с ка җиткән, ә явым-төшем күләме айлык норманың 40 процентын тәшкил иткән. Хәзерге вакытта Мәскәүдә давыл акрынлап кими бара.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/156729/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле