Аны һаман тапмаганнар әле…
Бәхетсез очрак Караидел районы үзәгендә булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 59 яшьлек ир өенә кадәр юлны кыскарту өчен велосипедта Караидел елгасының икенче ярына чыгарга теләгән, ләкин юл уртасында боз астына төшеп киткән.
«Шаһитлар аңа кадәр барып җитәргә тырышып караган, ләкин коткаручы ирләрнең берсе шулай ук боз астына төшеп киткән. Аны чыгарырга өлгергәннәр һәм шунда ук дәваханәгә алып киткәннәр, тикшеренү үткәннән соң ул өенә үзе кайтып киткән», — дип хәбәр итә МЧС.
Билгеле булганча, баткан ирне әлегә кадәр тапмаганнар. Урында коткаручылар эшли.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-11-25/velosipedchy-boz-astyna-t-shep-kitk-n-4022603 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday