Аның әтисе сыйныф җитәкчесенә бу хакта әйтсә дә, ул берни дә эшләмәгән.
Алина Иглин авылының 2нче мәктәбенә сентябрь аенда килә. Һәм укуның башыннан ук аның сыйныфташы София белән мөнәсәбәтләре киеренке була. Кыз Алинаны кимсетә, аның белән талаша, көн саен башына суга. Мотив гади: «миңа ничек киенүең ошамый», «син аңгыра».
Алинаның әтисе мәсьәләне сыйныф җитәкчесе аша хәл итәргә тырышып каравын, әмма барып чыкмавын әйтә.
Моннан 3 көн элек Алинаны ашыгыч ярдәм машинасында бию белән шөгыльләнү өчен залдан алып киткәннәр. Ул инде баш авыртуына түзә алмыйча, аңын югалткан. Кызга ябык баш сөяге-ми җәрәхәте диагнозын куйганнар. Алинаның әтисе полициягә гариза язган.
Кызлар өченче сыйныфта укый…
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-11-26/balany-k-n-saen-bashyn-t-yg-nn-r-4023998