«Хыянәткә хыянәт белән җавап бирдем»

«Ирем белән начар да яшәмибез кебек…»

«Аноним. Мин дә сезгә эчемне бушатыйм әле. Ирем белән унике ел яшибез. Начар яшибез дип әйтеп булмый иде, барысы да бар, ике матур улыбыз үсеп килә, шөкер, яхшы машинабыз да бар. Әмма мин сизенә башладым, иремнең сөяркәсе бар. Күңелем белән бер дә ышанасым килмәде. Эштән ике-өч сәгатькә тоткарланып, төрле духи исләренә манчылып кайта башлагач, ышандым, кеше сүзе генә түгел икән. Үзе аклана билгеле. Шулай ачуымны басар өчен мин дә күңелемә ятышлы, семьясы булган бер ир белән очраша башладым. Инде ярты ел була, сагынышып, кача-поса очрашып йөрибез. Мин аны өзелеп яратам. Әмма … семьясы бар. Иремнең миңа карата хыянәтенә инде күндем, яшь тә коймыйм. Башым катты инде, миңа нишләргә?»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-11-28/hyyan-tk-hyyan-t-bel-n-avap-birdem-4027680

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле