Салават Фәтхетдиновның кызы Лианага шок булган

Ул татар дискотекасына әтисенең чыгышын карарга килеп, таң калган.

Төнге клубка җыелган яшьләр Салават Фәтхетдиновның «Мин яратам сине, Татарстан», «Салкын чәй», «Уфтанма» җырларын артистның үзеннән дә уздырып җырлаган.

«Татарча дискотекага килдем. Сәхнәгә әтием чыкты. Мин замана яшьләреннән шокта. Сүзем юк. Бер мең кеше унисонга җырлый!» – дип шатлык хисләрен яшерми Лиана.

Яшьләр Салават Фәтхетдиновны кайнар алкышларга күмә, зал «Са-ла-ват!» дип кычкырулардан яңгырап тора.

«Ә биредә мин күз яшьләремне көчкә тыеп утырам», – дип тә яза Лиана яшьләрнең «Мин яратам сине, Татарстан» җырына бердәм кушылуларын күреп.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-11-29/k-z-yashl-remne-k-chk-tyep-utyram-4029352

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле