Бүгенге тынгысыз заманда күп кешеләр баш әйләнүгә зарлана һәм даруханәләрдән күптөрле дарулар сатып алып дәвалана. Тик еш кына әллә ни файдасын күрми…
Бүгенге тынгысыз заманда күп кешеләр баш әйләнүгә зарлана һәм даруханәләрдән күптөрле дарулар сатып алып дәвалана. Тик еш кына файдасын күрми. Халык медицинасында бу хакта ниләр бар?
Әбүгалисина сүзләре буенча (ХII гасыр) баш әйләнүне “…тынычлык, ял һәм йокы белән дәвалыйлар. Авыруга, ипи турап, берәр төрле ачы һәм авыз камаштыргыч ризык бирәләр”. Аның төп өлешен “камаштыргыч җиләк-җимеш, бигрәк тә өлгереп җитмәгән йөзем суы” тәшкил итәргә тиеш.
*10 грамм пәйгамбәр тырнагы чәчәген 200 мл. кайнар суга салып, төнәтмә ясарга. Шуны көненә 3 тапкыр 1-3әр аш кашыгы эчәргә. Баш әйләнүдән тыш, аны бөердә таш һәм ком булганда бәвел кудырткыч итеп, төче һәм рахит авыруларыннан, ютәлдән, ашказаны авыртудан дәва итеп тә кулланырга мөмкин.
чыганак: https://omet-rb.com/articles/s-lam-tlek/2024-11-29/bash-yl-n-d-n-n-rs-yard-m-it-4030195 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday