Ә сез бәйрәмгә кемне чакырасыз?

Салават та, Айдар да, хәтта Илсөя белән Гүзәл дә аннан күпкә артта.

Яңа ел бәйрәмнәре һәм корпоративлар чоры якынлаша. Татар җырчыларының Яңа ел гонорарларын барлаган. Анда язылуынча, бәяләр мондыйрак:

Элвин Грей 45 минутлык чыгышы өчен 1,5 млн сум ала. Яңа ел төнендә булса — 2,5 миллион сум.

Фирдүс Тямаев – бер сәгать өчен 600–700 мең сум.

Ришат Төхвәтуллин Алиясез генә чыгыш ясый һәм 500 мең сумга килә.

Салават Фәтхетдинов – баянчысы белән бергә нибары 300–350 мең сум.

Айдар Галимов та шулай ук — 350 мең сум.

Гүзәл Уразованың корпоратив чыгышы 350–400 мең сум торачак.

Илдар Хәкимов белән килсә, ике тапкыр күбрәк.

Илсөя Бәдретдинова үзе генә килсә, 150 мең сум. Төркем белән – 350 мең сум.

Сәидә Мөхәммәтҗанова Казанда 30 мең сумга чыгыш ясый, читтә булса кыйммәтрәк.

Эльмира Калимуллинаны өч җыр башкарырга 250 мең сумга чакырырга мөмкин.

Филүс Каһировның бәясе 150-200 мең сум.

Иркә 150 мең сумга чыгыш ясый ала.

Алинә Шәрипҗанованың Яңа ел гонорары 100-150 мең сум.

Данир Сабиров 4-5 сәгатьлек мәҗлесне 400 мең сумга алып барырга риза.

Айдар Садыйков 30-70 мең сумга йөри.

Әлеге саннар  үзгәрергә мөмкин. Әйтик, кайсы шәһәр, ничә кешелек мәҗлес, төркем белән киләсеме яки үзеңә генәме, җомга көн корпоративымы, әллә дүшәмбеме һ.б. һ.б.

чыганак: https://www.business-gazeta.ru/article/655960

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле