Магнит шарчыклар йоткан баланың эчәкләре тишелгән

Коскан  сабыйны ата-анасы дәваханәгә хәлсезләнгән килеш алып килгән.

Рентген баланың эчәклегендә  конструктор тимерләрен күрсәткән, магнитлы булгач, бу тимер кисәкләре үзара ябышкан. Нәтиҗәдә баланың эчәкләреннән ризык үтмәс булган, анда эренле тирән яралар барлыкка килгән, берничә урында эчәге тишелгән.

Операция ике сәгать дәвам иткән. Табиблар магнит шарчыкларны алган һәм эчәклекләктәге өч тишекне теккән. Әле  кыз бала реанимациядә, аның хәле тотрыклы, әмма озак тернәкләнергә туры киләчәк.

Mash  Batash Телеграм-каналы.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/kh-vef-kh-t-r/2024-12-03/magnit-sharchyklar-yotkan-balany-ech-kl-re-tishelg-n-4035552

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле