Идән һәм стеналар канга баткан: фатирда башы өзелгән хатын-кыз мәетен тапканнар

Вәхшине эзлиләр, үтерү буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендә котчыкмалы фаҗига булган. Ленин проспектындагы бер фатирда 78 яшьлек ир-ат һәм 77 яшьлек хатын-кызның мәетен тапканнар. Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына караганда, өлкән яшьтәге хатын-кыз мәетенең башы кисеп алынган. Фаҗига очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр шаһитлардан сораштыра, җинаять эзләрен эзли. Вәхшине әле тапмаганнар.

Тикшерү комитеты фотоларына караганда, мәетләр табылган фатирның идәне, стеналары, коридоры һәм юыну бүлмәсе канга баткан.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/zalitye-krovyu-pol-i-steny-v-kvartire-nashli-obezglavlennoe-telo-zhenshhiny-foto

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле